«Җиз кыңгырау» ансамбле фәнни-гамәли конференциядә катнашты
Хәбәрләр

«Җиз кыңгырау» ансамбле фәнни-гамәли конференциядә катнашты

Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм «Җиз кыңгырау» кызлары конференциядә чыгыш ясады.

А.Шаповалов исемендәге 31нче лицейда Бөтенроссия «Милли һәм этномәдәни мәгариф: традицияләр һәм заманча өстенлекләр» фәнни-гамәли конференциясенең секция утырышы булды

«Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләрендә тәрбия потенциалы«на багышланган ул утырышта «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина да чыгыш ясады. Аның доклады «Эш тәҗрибәсен тәкъдим итү: «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбленең проектлары» турында иде. 

Конференция барышында «Җиз кыңгырау» ансамбле керәшеннәрнең борынгыдан сакланып килгән һәм халык арасында киң таралган җыруларын башкардылар. 

Алар, шулай ук, «Халык биюе» этно-тәнәфесе дә уздырдылар. Элгәреге керәшен киемнәре кигән кызларының керәшен биюе көенә җиңел-җитез басулары, осталыклары сокландырды. Зур түгәрәк ясап баскан укучылар да аларга ияреп, керәшен биюе хәрәкәтләрен кабатлады.

Эльмира Гыйльметдинова фотолары


Нет комментариев