Ирләр күлмәгендә ни өчен кыек яка?
Хәбәрләр

Ирләр күлмәгендә ни өчен кыек яка?

Этнограф, керәшен милли костюмы белгече Валентина Максимова моңа аңлатма бирә.

Керәшеннәр кач тагып йөри. Борынгы чорда яка уемы уртадан булган. Кач тага башлагач, уңайлык өчен яканы бераз кырыйданрак уя башлаганнар. Яка үзе утыртма. Уем я уң, я сул яктан булган. Безнең керәшеннәрдә күпчелек уң якта, йөрәк ягы каплаулы.

Бәйрәм күлмәкләренең яка өлешен, җиң башларын чиккәннәр, жаккард тасмалар теккәннәр. Борынгырак күлмәкләр каптырмалы булган. Соңыннан төймәләр чыккач, бәйрәм күлмәкләренә төймә тага башлаганнар. Төймә кыйбат булган. Эчке эзәрсез күлмәк кимәгәннәр. Эзәрләрне сукканнар, я ишеп, я үреп ясаганнар.


Нет комментариев