Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Йолдызнамә: сезнең хыялларыгызны чынга ашыручы төп кеше ул үзегез

6-15 мартка йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Сезнең кылган хаталарыгызга күз йому гадәтегез бар. Ләкин бу мәсьәләнең чишү юлы түгел. Күз йомып кына ул юкка чыкмый. Аларга кире кайтып, олыларча, дөрес нәтиҗә ясарга кирәк.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Бүген яратыгыз, бүген әйтегез, бүген гафу итегез, бүген сатып алыгыз, бүген ЯШӘГЕЗ! Тормышның ахырын кайчан җитәсен беркем белми, вакытны сузарга кирәкми. Мөмкинлегегез бар икән, хыялларыгызны бүген үк тормышка ашырыгыз. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Үзегезнең хаксыз булуыгызны тану — сезнең өчен авыр. Мәсьәләне сез генә дөрес чишә беләсез сыман тоела бит. Ләкин һәрнәрсәнең төрле ягы бар, хакыйкатьнең дә.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Төрле яктан төрле төсмердәге фикерләр ишетергә туры килүе бар. Аларга артык игътибар бирергә кирәкми. Сезне үз юлыгыздан чыгарырга телиләр. Килеп чыгармы юкмы, сез үзегез билгелисез.

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Төеннең очына чыгып җитәр өчен, барлык юлларны да сынап карарга туры киләчәк. Йөздән берсе һичшиксез нәтиҗәле булачак. Шуңа сездән бик күп сабырлык сорала.

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Яшәешнең яме югалган сыман тоелырга мөмкин. Бу бары вакытлыча гына, артык төшенкелеккә бирелмәгез. Кәефне күтәрер өчен, берәр чарага, театрга барып кайтыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
«Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда, үзе яккан учакка.» Якыннарыгыз белән җыелышып, хатирәләрне барлап алыгыз. Аларга да, сезгә дә бу бик файдалы булыр.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Үзегездә дөнья селкетерлек көч җыелганын сизәрсез. Иң мөһиме әлеге дәртне дөрес юнәлешкә җибәрү. Алдан булдыра алмаган эшләрегез хәзер бернинди авырлык та тудырмас.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь)
Теләк теләр өчен, туган көнне дә, йолдыз атылганны да көтәргә кирәкми. Сезнең хыялларыгызны чынга ашыручы төп кеше ул сез үзегез. Теләк максатка әверелә, максат тормышка аша.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Кирәк вакытта агым юнәлешенә агарга кирәк, кирәк вакытта агымга каршы чыгарга кирәк. Тиздән бер мәсьәләдә икенче юлны сайларга туры киләчәк. Үз сүзегездә нык торыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Халыкта шундый гыйбарә бар: «Үз-үзеңне мактамасаң, сине кем мактар». Үз-үзегезнең җанатарыгызга әйләнегез. Барлык гамәләрегезне, тышкы кыяфәтегезне мактап торыгыз. Бу бит чыннан да шулай!

Балык (19 февраль — 20 март)
Беләсезме нигә сезне бөтенесе ярата һәм җылы кабул итә? Чөнки сез үз-үзегезне эчтән ярата беләсез. Ә кешеләр аны тоя. Шул ук рухта дәвам итегез. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев