Быел «Кряшен Чибяре» матурлык һәм талант конкурсындә җиңүче титулы өчен Татарстанның 6 районыннан 10 кыз көч сынашты. Җиңү яулаган кызлар конкурс турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Иң бәхетле кыз булдым
Ангелина МУХИНА, «Кряшен чибяре-2026» титулы иясе, Питрәч районы:
— «Кряшен Чибяре» титулын алу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Күңелдә — йола-гадәтләребез өчен шатлык һәм горурлык хисләре, ышанычны аклау өчен алга таба эшләү теләге. Дөресен генә әйткәндә, әлегә кадәр ышанып бетмим. Конкурста икенче тапкыр катнашуым иде. 2025 елны икенче урынны алгач, тагын катнашып карау теләге туды. Быел конкурста бар көчемне биреп әзерләнәсәм дә, җиңәрмен дип уйламадым, чөнки барлык финалистлар да көчле. Җиңү — минем өчен таҗ һәм мактау сүзләре генә түгел, ул безнең традициясенең никадәр бай һәм матур булуын күрсәтү мөмкинлеге. Җиңүче таҗын кидергәндә үземне дөньяда иң бәхетле кыз дип хис иттем. Шунысын төгәл әйтә алам, бу — финиш түгел, ә яңа казанышларга старт. Мондый конкурста якыннарның көч биреп торуы мөһим, шуңа да, дусларыма, туганнарыма миңа ышанганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт! Бу җиңү мине яңа үрләргә рухландыра һәм мин киләчәктә дә халыкыбыз ышанычын аклаячакмын.

Үземне төрле яклап сынадым
Аделина АРХИПОВА, II урын иясе, «On-line Кряшен Чибяре-2026» номинациясендә җиңүче, Балык Бистәсе районы:
— Кечкенәдән үк «Кряшен Чибяре» конкурсында катнашырга хыяллана идем. Бу бит гади генә конкурс түгел. Ул — халкыбызның йола-гадәтләрен тагын да тирәнрәк өйрәнү, тәҗрибә, яңа танышулар, шатлыклы һәм күңелдә истә кала торган мизгелләр бирде. "Кряшен чибәре«н әле хәзер дә җылы хисләр белән искә алам. Конкурсның һәр этабы үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Үземне төрле яклап сынап карадым. Урын алу төп максатым булмаса да, башка кызлар кебек, минем дә күңелемдә җиңүгә өмет бар иде. Һәр этапны мөмкин кадәр яхшы үтәргә, үземне лаеклы итеп күрсәтергә һәм мизгелләрдән ләззәт алырга тырыштым. Нәтиҗәсе бик сөенечле булды. Киләчәктә тагын катнашып булырмы, юкмы — төгәл әйтә алмыйм. Бәлки, тормыш үзе тагын бер мөмкинлек бирер дә, кабат «Кряшен Чибяре» сәхнәсенә чыгармын.

Үзең булып калу — иң авыры
Полина ГРИГОРЬЕВА, III урын иясе, Тукай районы:
— Мондый конкурсларда бер дә катнашканым юк иде. «Кряшен Чибяре» югары дәрәҗәдә оештырганлыгы белән шаккаттырды. Әзерлек этабының да һәр моментын, һәр көнен хәтерлим. Кызлар белән үзара конкурентлык булмау да, хәтта, шаккаттырды. Без бердәм булып, бер-беребезгә гел ярдәм итеп тордык. Конкурс, шатлыклы күз-яшьләре белән искә алырлык, күңелдә үз эзен калдырды. Финал сәхнәсендә үземне ничек бар, шулай күрсәтү авыр булды. Мин сәнгать колледжын тәмамладым, һәм без, артистлар, сәхнәдә үзебезне башкача тотабыз, безнең амплуабызга туры килерлек билгеле образларыбыз туа. Ә монда, үз-үзең булып калу мөһим. «Кряшен Чибяре»нә барганда ук конкурстан рәхәтлек, тәм алырга барам» дип әйттем. Шуңа да, урын алырмын дип көтмәдем. Җиңүчеләр исемлегенә кергәч, горурлык хисләре биләп алды. Туган ягымны, Авлаш авылын тиешенчә дәрәҗәдә күрсәтә алуыма шат. Тагын катнашырга насыйп булса, киләм. Тик, урын өчен дип түгел, ә шушы эмоцияләрне тагын бер кат татып карар өчен.

Быел жиңү көткән идем
Анастасия ШУМИТОВА, Мамадыш районы буенча I урын иясе:
— «Кяршен Чибяре»нә әзерлек бик күп көч тәлап итә, шуңа күрә, 3нче тапкыр катнаша алуыма шатмын. 2021, 2023 һәм 2026 елларда катнаштым. Шунысына игътибар иттем: һәр елны конкурсның дәрәҗәсе үсә. Бу, әлбәттә, сөендерә. Оештыручыларга рәхмәт! Яшермим, быел жиңү көткән идем. Бу хисләр һәр катнашучы кызларның да булгандыр, дип уйлыйм. Мамадыш күләмендә «Кряшен Чибяре» булуым белән горурланам. Мама, папа, туганнарым, дусларым көч биреп, ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Тагын катнашып карау теләге бәлки бардыр да, чөнки ул онытылмас мизгелләр, яңа танышулар бүләк итә. Тик, быел, катнашырга уйлагач та үз-үземә «монысы соңгысы», дип сүз бирдем. Кем әйтмешли, «Бог любит троицу». Киләчәктә шушындый чараларда оештыручы буларак бик теләп ярдәм итәр идем.

Финалда йөрәк «дөп-дөп» типте
Ангелина СОЛГАНОВА, Мамадыш районы буенча II урын:
— Күп танышулар, үсеш бирде конкурс. Әзерлек этабыннан алып финалга кадәр истә калырлык вакыйгалар күп булды. Үзебезне төрле яктан сынап карадык. Дөресен генә әйткәндә, йолалар белән бәйле интеллектуаль тур авыррак булды, чөнки барысын да кыска, аңлаешлы итеп сөйләргә кирәк иде. Урын булырмы, дип уйлап та карамадым, тик шулай да, җиңүчеләрне игълан иткәндә йөрәк «дөп-дөп» типте, дулкынландым. Бәлки, киләчәктә, «Кряшен Чибяре»ндә үземне тагын сынап карармын.

Алина Кондратьева фотолары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев