Июньнән кайберәүләрнең пенсиясе арта
Хәбәрләр

Июньнән кайберәүләрнең пенсиясе арта

1 июньнән берничә категориядәге кешеләрнең пенсиясе күбәя.

Май аенда 80 яше тулганнарның, шулай ук I төркем инвалидларның иминият пенсиясенең төп өлеше автомат рәвештә ике тапкыр үсәчәк. Балигъ булмаган балаларны яки көндезге бүлектә укучы студентларны иждивениедә тотучыларның да пенсиянең төп өлешенә өстәмә билгеләнә. Моннан тыш пенсия арту авыл пенсионерларының кайбер категорияләренә, авыл хуҗалыгында кирәкле эш стажын туплауны раслаган очракта, кагыла. 

Ватаным Татарстан


Нет комментариев