Яңа Мәлкәндә ирле-хатынлы Яковлевлар авыл чишмәсен чистарткан
Хәбәрләр

Яңа Мәлкәндә ирле-хатынлы Яковлевлар авыл чишмәсен чистарткан

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан Ирина Павловна һәм Альберт Леонидович авылның Изге чишмәсен чабып-чистартып куйганнар.

Яхшылык эшлә дә суга сал – халык белер, халык белмәсә, балык белер, дигән борынгылар. Яңа Мәлкәннән Ирина Мифтахетдинова белән Альберт Яковлев авылның Изге чишмәсен чабып-чистартып, җыештырып куйганнар. 

«Зур рәхмәт, Сезгә, ярдәмчел, бар эшкә дә уңган-булган, авылдашларыбыз. Гаиләгездә иминлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар», – дип рәхмәт әйтә мәлкәнлеләр.


Нет комментариев