Питрәч ягында яшь керәшен гаиләсе барлыкка килде.
Лариса Горшунова һәм Олег Филиппов икесе дә Питрәчтән. Лариса – Казанның инфекция больницасында медсестра-анестезист, ә егете Олег, кирпеч заводында өлкән оператор булып эшли.
«Без читтән генә бер-беребезне белә идек инде. Җәйнең бер көнендә социаль челтәрдә Олег бер фотома комментрий итеп, «матур» дип язып җибәрде. Шуннан аралаша башладык. 3 ел узгач, очрашып йөри башлаган көнне кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Керәшен кызы буларак, эчтән генә «булачак ирем дә керәшен булса иде» дип теләп йөрдем. Шулай булып чыкты да, – дип сөйләде Лариса.
Ә шушы көннәрдә Филипповлар гаиләсе кыз сорарга барганнар. Анысы да үзебезчә, керәшенчә булган. Ишектән керә-керешкә керәшен җырулары җырлап өй түренә узганнар, кунак сыйлаганда да йоласына туры китереп, җыру белән башкарганнар.
«Туй итәргә уйлыйбыз» дип планнары белән уртаклашты яшьләр.
Роза Абдуллина (Никитина) фотосы
Нет комментариев