Хәбәрләр

Фольклор буенча белгеч Геннадий Макаров «Милли хәзинә» тапшыруында катнашты

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, өлкән фольклорчы, мәдәни үзәгебезнең фольклор буенча белгече Геннадий Макаров ТАТАРСТАН-24 каналындагы “Милли хәзинә” тапшыруында булды.

Геннадий Михайлович 40 ел гомерен фольклорны җыюга, аны туплауга һәм киләчәк буынга тапшыруга багышлаган шәхес. Әлеге тапшыруда Геннадий Михайлович педагог буларак та, үз шәкертләре турында сөйләде, алар арасында үзенең эшен дәвам итәргә теләүчеләрне әйтеп узды.

«Без тарихыбызны, шул ук вакытта элгәредән килгән мәдәниятебезне сакларга, аны киләсе буынга җиткерергә тиешбез. Бүген яшьләр арасында этника белән кызыксынучыларның күп булуы куанычлы», — ди ул.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев