Хәбәрләр

Буыннар бәйләнеше һәм милли мирас: Керәшен Сәрдәсе мәктәбе район мәгариф конференциясендә

Кичә Питрәч районы мәдәният сараенда мөһим чара — мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Быелгы конференция «Район бердәм белем бирү киңлеге: буыннар бәйләнеше, тәрбия һәм киләчәк технологияләре» дигән актуаль темага багышланды.

«Без районда бердәнбер керәшен мәктәбе буларак, керәшеннәрнең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле традицияләрен яктырттык. Конференциядә горурлыгыбыз — өч буынны берләштергән „Көмеш тәңкә“ керәшен фольклор-вокал гаилә ансамбле, (җитәкчесе Нина Фадеева) һәм мәктәбебезнең хөрмәтле педагоглар коллективы катнашты. Безнең өчен бу — тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр туплау һәм киләчәккә уртак максатлар кую өчен зур мөмкинлек», — диде мәктәп директоры Нина Фадеева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев