Китап ике телдә — татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.
Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» дип аталган китап бүләк итәчәкләр. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, китапның тиражын чыгару өчен республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапта республикада яшәүче халыкларның — татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм мордваларның гореф-гадәтләре, традицияләре, телләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.
Укучылар бу халыкларның мәдәнияте белән интерактив элементлар ярдәмендә таныша алачак: QR-кодлар аша Россия гимнын тыңларга, әкиятләр укырга һәм Идел батырлары турында мультфильмнар карарга мөмкин.
Татар-информ
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев