БДИны максималь баллга тапшырган укучылар өчен түләүләр каралган
Хәбәрләр

БДИны максималь баллга тапшырган укучылар өчен түләүләр каралган

2025 елда БДИны максималь баллга тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләүләр күләмен билгеләделәр. Тиешле карар ТР рәсми хокукый актлары сайтында урнаштырылды.

Бер фән буенча иң югары балл җыйган укучылар өчен түләүләр суммасы 15 000 сум тәшкил итәчәк. Ике фәнне иң югары баллга тапшыручыларга 25 000 сум түләнәчәк. Түләү тәртибен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы расларга тиеш.


Нет комментариев