Татарстан Республикасы көне алдыннан Казан Кремлендә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың тантаналы кабул итү чарасы узды.
Чара республика алдында аерым казанышлары булган гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган иде.
Балык Бистәсе районы тарафыннан лаеклы рәвештә, карендәшләребез, Токрановлар гаиләсе – Иван Иванович һәм Екатерина Александровна тәкъдим ителде.
Аларның «алтын» юбилее – дистә еллар буе сакланган тугрылык, мәхәббәт һәм үзара аңлашуны символлаштыручы мөһим вакыйга.
Токрановлар – ныклы гаилә традицияләре, үзара ярдәм һәм Ватан файдасына намуслы хезмәт үрнәге.
Нет комментариев