1 майда Зәй районының Сарсаз һәм Урта Баграж зиратын чистарту буенча өмә үткәрелде.
Мондый өмәләр традиция буенча авылларда ел да уздырыла. Бу эшкә читтән кайтучы авылдашлар да кушыла.
«Күләмле эш башкарылды. Бер төркем зиратта басып килүче куакларны чистартты, икенчесе киселгән агачларны тракторга төяп озатты. Шулай ук чүп түгү урыны чистартылды, зират өе юылды. Василий Зверев, Камил Нарзуллаев, Олег Моисеев техникалары белән төялгән агачларны, чүпләрне ташыдылар. Зират мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калды. Өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәм. Бик күп эш башкарылды. Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәр, аларда шулай актив булып катнашыйк, — ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.
Фото: Зәй офыклары төркеменнән алынды.
Нет комментариев