«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Олег Фазылҗанов кемне уйнаячак?
Хәбәрләр

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Олег Фазылҗанов кемне уйнаячак?

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов соңгы яңалыклары турында сөйләде.

—Театрда эшләр бара, яңа бинага ияләшәбез. «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча әзерлекне башладык. Миңа да роль булды.Әлмәндәр бабайның улы Искәндәрне уйнаячакмын. Яшебез әкренләп өлкәнәюгә таба бара. Шундый рольләр бирелү шатландыра. Бер яктан, сөенечле, икенче яктан, легендар артистлардан соң шушы спектакльгә килеп эләгү бераз куркыта. Ул рольне заманында Ирек Баһманов башкарды. Алла Бирса, спектакль апрель башында чыгарга тиеш.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев