Альбина Абрамова зур бүләккә ия булды
Хәбәрләр

Альбина Абрамова зур бүләккә ия булды

Карендәшебез Альбина Абрамовага Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Шушы көннәрдә Альбинаның Казанда беренче зур сольный концерты булды. Концерт барышында аңа җырчы Винера Ганеева Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырган. 

«Минем уңышларымны, мәдәниятне үстерүгә керткән хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен, республика җитәчелегенә рәхмәт. Бу билгене сәхнәдә, тамашачылар каршында яраткан остазым Винера Ганееваның үзе тапшыруы аеруча сөенечле», – дип шатлыгы белән уртаклашты Альбина Ивановна.

Фото: видеодан скриншот


Нет комментариев