Хәбәрләр

Аяк киемегезне саклый беләсезме?

Җәй узуга, аяк киемнәрен дә үзгәртәбез. Димәк, киеп йөргәннәрен тиешенчә урнаштыру сорала.

Формасы бозылмасын өчен аяк киемен вертикаль килеш куеп сакларга кирәк. Димәк, ящик-коробкаларга салганда да аны бастырып кую хәстәрен күрергә кирәк.

Яңа аяк киемендә көн буе йөрергә ярамый, аны баштагы берничә көндә берәр сәгать кенә кияргә кирәк.

Туфлинең арткы ягына сабын, яки спирт сөртсәң, ул чагында аякны нык кырмас.

Яңа аяк киеме эченә суда чылатылган гәзит кисәкләрен тыгызлап тутыргач, кипкәнче көтәргә кирәк. Шулай бер-ике тәүлек торганнан соң, эче иркенәеп, киңәеп китәр.

Яхшы күн туфлиләрнең эченә спирт яисә аракы сөртеп, калын оек белән киеп йөрергә кирәк. Спиртны тышкы ягына тидерергә ярамый, төсе ямьсезләнә. Шулай ук, замштан һәм чүпрәктән тегелгән аяк киеменә дә спирт сөртергә ярамый.

Күн аяк киемен юеш оек белән киеп, ул кипкәнче киеп йөрсәң, башкача аягыңны кысмас.

Җәйге-көзге аяк киемнәрен шкафка алып куйганчы, яхшылап чистартып, крем сөртергә кирәклеген онытмагыз. Һәркайсының эченә гәзит тутырып, картон тартмада вертикаль аерым саклау яхшы булыр.

 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев