Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

8 март турында кызыклы фактлар: әлеге көн 31 илдә рәсми бәйрәм буларак уздырыла

Яз — матурлык, яшәреш чоры, хисләренең ташкын булып аккан мәле. Юкка гына ул Җир йөзенең чәчкәләре — чибәр хатын-кызлар бәйрәме белән дә башланмыйдыр!

8 Март бәйрәме белән бәйле түбәндәге фактлар турында белә идегезме?

  • Борынгы Римда ук хатын-кызлар бәйрәме булган. Әмма ул башка көнгә туры килгән. Ул көнне ирләр үз хатыннарына бүләкләр биргәннәр, хәтта кол хатыннар да бу көнне эшләмгән, ә ял иткәннәр.
  • СССРда 8 март озак еллар дәвамында әле эш көне булган. Бары тик Бөек Ватан сугышында җиңүнең 20 еллыгы алдыннан, ягъни 1965 елның 8 маенда Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 Март СССРда бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителгән.
  • 1910 елның 8 мартында француз очучысы, аэроплан белән идарә итү өчен лицензиясе булган Элиз де Ларош дөньядагы беренче хатын-кыз-пилот исеменә лаек була. 
  • Хәзерге вакытта дөньяның 31 илендә 8 Март рәсми бәйрәм буларак уздырыла.
  • Ә Япониядә ул Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелми, аның каравы, 3 мартта — Кызлар көнен, 14 мартта — Ак көнне бәйрәм итәләр. 
  • Европа илләренең күпчелегендәге шикелле, Франция һәм Германиядә 8 Март популярлыкка ия түгел, ул — гадәти эш көне. 
  • Италиядә дә ул рәсми бәйрәм түгел, ә шулай да хатын-кызлар җыелып, күңел ачалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев