Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә

Компенсация алу өчен документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк

Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендә чыккан Карары нигезендә, цифрлы телевидение сигналын тотар өчен цифрлы приставка яки антенна сатып алуга чыгымнар компенсацияләнәчәк.

“Әгәр телевизоры 2012 елдан иртәрәк чыгарылган икән, кеше цифрлы телевидение карар өчен приставка сатып ала. Компенсация цифрлы телевизион приставканың бәясе күләмендә, ләкин 1 мең сумнан артык түгел. Телевизион антенна сатып алу өчен дә антенна бәясе күләмендә компенсация түләнәчәк, ләкин 1 мең сумнан артмаячак”, - диде Эльмира Зарипова. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, республикада приставканың уртача бәясе 950 сум тирәсе.

Компенсация түләнәчәк дүрт категория гражданнар:

  • Аз керемле, балаларына айлык пособие алучы күп балалы гаиләләр (җан башына керем яшәү минимумыннан, ягъни 9 мең 170 сумнан түбәнрәк);
  • Инвалид баласы булган һәм җан башына кереме шулай ук яшәү минимумыннан кимрәк гаиләләр.
  • 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк, җан башына кереме 20 мең сумнан азрак ялгыз пенсионерлар (пенсионерлардан гына торган гаиләләр).
  • Ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр), җан башына керем 20 мең сумнан түбән.

Документларны 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру кирәк. Бу соңгы өч айда һәр хуҗалыктагы гаилә әгъзаларының кереме турында белешмәләр, цифрлы телевизион приставка яки телевизион антенна сатып алынуын раслаучы документ. Күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр керем турында белешмә тапшырудан азат ителә. Эльмира Зарипова әйтүенчә, айлык пособие алганлыктан, аларның кереме турында мәгълүмат болай да билгеле.

Гөлнар Гарифуллина, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев