Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ТР Президенты "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

Хәрәкәткә халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты. Ул аларның «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады. Моның турында ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Бу - 60 меңнән артык волонтер, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар. Хәрәкәт эшен Социаль ярдәм штабы координацияләп торачак. Аңа массакүләм иҗтимагый, волонтерлык оешмалары активистлары һәм вәкилләре керә. Шулай ук очрашуда «Казан Экспресс» компаниясеннән Айрат Сөнгатуллин һәм «Ак Барс» ХК сакчысы Альберт Яруллин да бар иде. Калган активистлар очрашуга видеоэлемтә аркылы кушылды. Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде. Аның кирәклеген, үз вакытында булуын искәртте. ТР Президенты фикеренчә, өлкән яшьтәге гражданнар турында гына түгел, ә республиканың мохтаҗ һәр кешесенә ярдәм итәргә кирәк. Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә актив катнашучыларны шәхси саклану чаралары — медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев