Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны контактсыз сервислардан кулланырга чакыра

Хәзер бик күп хезмәтне онлайн-сайтларда алырга мөмкин

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда контактсыз сервислардан кулланырга чакыра. Бу хакта Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылды. Шуңа Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра", - дип билгеләп үтте Никиташин.

Аның сүзләренә караганда, теләсә нинди хезмәтне онлайн-сайтта алырга мөмкин. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис бар. Барлык категория түләүчеләр өчен дә (үзмәшгульләр дә монда керә) шәхси кабинетлар булдырылган. Салым декларацияләрен дә шәхси кабинет сервисы аша җибәреп була.

Икътисади куркынычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча язып һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 номерлары буенча шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев