Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Теркәү билгеләре булмаган яңа автомобильләрдә йөрүне тыячаклар

Әлеге яңалык икенчел базарда сатып алынган автомобильләргә кагылмаячак

2020 елның 1 январыннан Россиядә гомуми файдаланудагы юлларда теркәү билгеләре булмаган яңа автомобильләрдә йөрүне тыячаклар. Бу хакта «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Шул рәвешле, хәзерге вакытта гамәлдә булган яңа машинаны исәпкә кую өчен 10 көнлек срок турындагы норма гамәлдән чыгарылачак.

Машинаны теркәү белән автомобильне саткан дилер шөгыльләнәчәк. Автосалонга документларны ЮХИДИ идарәсенә тапшыру, номерлар әзерләү, шулай ук ачкычлар һәм номер табличкалары белән бөтен документлар комплектын автомобиль сатып алучыга тапшыру хокукы биреләчәк.

Әлеге яңалык икенчел базарда сатып алынган автомобильләргә кагылмаячак. Аларның элеккечә үк автомобильне исәпкә кую өчен 10 көн вакыты булачак. Бу машина йөртүчеләргә үз төбәгенә кайту өчен вакыт кирәк булу ихтималы белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев