«Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды
В республике

«Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды

Күргәзмә «Мин эшче булыр идем» дип атала

«Татмедиа»ның беренче катында Казан фотографы Михаил Захаровның «Мин эшче булыр идем» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа гына узган WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган.

Чемпионат 22-27 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узды. Ярышларда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1,3 меңнән артык катнашучы булды.

Россия җыелма командасының WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында 22 медаль яулавы турында хәбәр иткән иде. Россия медаль зачетында икенче урынны алды. 

Чыганак: Татар-информ
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев