Туганайлар

Татарстанга чын кыш кайчан киләчәк?

Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтына сылтама ясап "Татар-информ" хәбәр итә.

Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.

Алдагы ике көндә дә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Башлангыч фаразларга караганда, шимбә һәм якшәмбедә термометрның терекөмеш баганасы -13, аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә. Шулай ук болытлы һава торышы саклана, җил көньяк-көнчыгыштан, талгын.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: