Туганайлар

Татарстанда изоляциядә булган кешеләр өчен сайт ачылды

Yardam.ru порталы "Карантинны уңайлы итеп уздырабыз" девизы белән эшли

Әлеге сайт аша өйгә әзер ризык, азык-төлек, дарулар китертергә мөмкин. Шулай ук психологий ярдәм күрсәтү үзәкләренең,  Россия һәм Татарстан күләмендә эшли торган кайнар линияләрнең телефон номерларын да табарга мөмкин. Монда белем бирү ресурслары, өйдә эшләү өчен сервислар, бизнес һәм дәүләт белән интернет аша элемтәгә керү юллары булдырылган.

Хәзерге вакытта Yardam.ru порталында 140тан артык хезмәт күрсәтелә, шуларның 70е өйгә азык-төлеккә заказ бирү буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: