Шуларның 94 экспортка эшли башлаган
2019 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча, Татарстанда чит ил базарларына йөз тоткан 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.
Узган елда азык-төлек продукциясе, төзлеш материаллары, медицина эшләнмәләре сатучы 94 компания экспортка эшли башлаган.
935 миллион сум кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ташламалы финанслар белән тәэмин итүгә, ә 1,4 миллиард сум гарантияле ярдәм буларак юнәлдерелгән.
2019 елда Татарстанда 60 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.
Нет комментариев