Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан һәм Башкортстан президентлары ике халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров фотога төшкән

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашты һәм беренче урын яулады, дип хәбәр итә «Татар-Информ».  Биредә ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Алар бергәләп фотога төшкән. Радий Хәбиров инстаграмдагы сәхифәсенә шул хакта язды.
Ул Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне дә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы
«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.
Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.
Татарстан һәм Башкортстан президентлары ике халык дуслыгы урнәген курсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев