2 млн артык кеше тавыш бирде
Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә Татарстанда 2 млн артык кеше катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте: "Мин инде хәзер үк төгәл әйтә алам, Татарстанда сайлауда гражданнарның күпчелеге катнашты. 30 июньдәге мәгълүматлар буенча, 2 млн 56 мең дә 727 кеше инде тавыш бирде. Бу сайлаучыларның 69,85% тәшкил итә".
Бүген, 1 июльдә, Россиядә төп сайлау көне. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең сайлау участоклары комиссияләре эшли.
Нет комментариев