Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк

Штаб әгъзалары республика халкының сайлау кампаниясеннән нинди нәтиҗәләр көткәнен анализлаячак.

Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы күзәтүчеләрнең ачык штабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәләрен бәяләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Сайлау циклы тәмамланганнан соң, кирәк булса, күзәтүчеләрнең ачык штабы йомгаклау утырышын үткәрер дип өметләнәбез. Анда без үз фикеребезне җиткерәчәкбез», - диде ул.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе теге яки бу партия җыйган тавышлар турында цифрлы мәгълүмат буенча нәтиҗә чыгара. Ә күзәтүчеләр штабының бурычы башка, диде Фомин. «Безнең күзаллавыбызча, безнең бурыч - барысы яхшы узганмы икәнен бәяләү, безнең җәмгыять шундый нәтиҗәләр көткәнме, гомумән алганда, кешеләр сайлау кампаниясен башыннан ахырына кадәр ничек кабул иткән - шуны ачыклау. Бу бик мөһим момент», - диде республика Иҗтимагый палатасы рәисе.

    Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Республикада Татарстанның 2,9 миллионнан артык кешесе тавыш бирү хокукына ия.
    VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат — бердәм республика сайлау округы буенча 50 депутат һәм 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев