Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Шәһәр чын әкияткә әверелә: блогерлар Яңа елга бизәлгән Казан турында ни уйлый

Казанның Яңа ел бизәлешенә Мәскәү блогерлары бәя бирде

Кичә, 27 декабрь көнне "Казан" гаилә үзәге янында Татарстан башкаласының төп чыршысы ачылды.

Әлеге чараның шаһитлары булган Россиянең популяр Instagram-блогерлары Казан шәһәренең Яңа елга бизәлешен һәм төп чыршыны бәяләде. Шәһәрнең матур утлары сәяхәтләр турында блог алып баручы, "Blogger awards 2019" премиясе иясе Соня Филиппованы сөендергән. "Кич Казан шәһәре чын әкияткә әверелә", -  дигән ул. Постында блогер Казан шәһәрендә яшәүчеләрне урамнарга чыгарга, бәйрәм итәргә өндәгән.

https://www.instagram.com/p/B6kHu67nO3f/?utm_source=ig_web_copy_link 

Мәскәүдән сәяхәтләр блогын алып баручы фотограф Владимир Ташлановны Казан шәһәрендә булган кар һәм декорацияләр гаҗәпләндергән. "Россия буенча сәяхәтләр һәм Яңа ел, Рождество каникулларында ял итү өчен үземә яңа юнәлеш ачтым", - дип язган блогер.

https://www.instagram.com/p/B6kObzMht7y/?utm_source=ig_web_copy_link

Башкаланың Яңа ел бизәлеше татарстанлыларга да ошаган. Татарстанның атказанган артисты һәм Instagram-блогер Гөлназ Сәфәрова Казанның төп чыршысы янында Яңа ел фоторәсеме ясап, подписчикларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган.

https://www.instagram.com/p/B6kR3hWCTNO/?utm_source=ig_web_copy_link

Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram аккаунтындагы Ирек мәйданы сурәтләнгән традицион фотосында Санта-Клаус барлыкка килде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев