Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра

"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак", - диде Алексей Фролов.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.

Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада 2800 ишегалды инде күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен әйтте. Ә хәзер бу эш тагын да комплекслы рәвештә башкарылачак. Күп фатирлы йортлардагы барлык ишегаллары торышына бәя бирелгән.

Ремонтланган ишегалларында да алга таба өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк. “Инженерлык инфраструктурасы белән бәйле сораулар бар. Су, канализация. Безнең бурыч – программа кысаларында коммуналь предприятиеләр эшен дә карау”, - диде Фролов.

“Безнең ишегалды” программасы буенча 50 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193134/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X