Туганайлар

Россиялеләр пенсиягә вакытыннан алдан чыга алачак

Ул пенсия яшенә кадәр ике ел алдан билгеләнә

Пенсия фондында лаеклы ялга вакытыннан алдан чыгу юлы турында сөйләделәр. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә.

Пенсия алды яшендәге гражданнарның эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган очракта, алар пенсиягә билгеләнгән вакыттан иртәрәк чыгарга хокуклы. Мондый пенсия, күчеш чорын исәпкә алып, пенсия яшенә кадәр ике ел алдан билгеләнә.

Быел һәм киләсе елда россиялеләр пенсиягә 55,5 яшьтә һәм ир-атлар 60,5 яшьтә чыга. 2021 елдан башлап пенсиягә 56,5 яшьтә хатын-кызлар һәм 61,5 яшьтә ир-атлар чыгачак. 2028 елда хатын - кызлар өчен пенсия яше-60, ир-атлар өчен 65 яшьтә билгеләнәчәк.

Фото: https://pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: