Яңа модель 2021-2022 уку елына куллану планлаштырыла
РФ Мәгариф министрлыгы югары уку йортларына кабул иткәдә контроль саннар бүлүнең яңа кагыйдәләрен эшләячәк. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап ТАСС хәбәр итә.
Яңа модель 2021-2022 уку елына кулланылыр дип көтелә. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, бу үзгәрешләр бюджет урыннары санын арттырачак.
Яңа модель РФ субъектларының эшче көчләргә ихтыяҗын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев