Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия Хезмәт министрлыгы быелның 31 декабрен ял көне итү мөмкин булмавын аңлатты

Ведомство башлыгы Максим Топилин елның соңгы көнендә ял көне статусын беркетүнең кирәк дип санамый

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин бу елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин булмавын аңлатты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Хөкүмәт үзенең карарын вакытыннан алда кабул итте. Барысы өчен дә үзәкләштерелгән рәвештә нәрсәне дә булса үзгәртү мөмкин түгел, чөнки эш режимнары төрле», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры.

Максим Топилин сүзләренчә, гадәттә ял көннәрен киләсе елга күчерү тәртибе октябрьдә билгеләнә. Шуннан соң нинди дә булса үзәкләштерелгән карар инде мөмкин түгел, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта «Интерфакс» журналистының соравына җавап итеп, министр елның соңгы көнендә ял көне статусын беркетү кирәклеген күрмим, диде. «Монда барыбер кешеләр ничектер яраклаша, килешә — ялга чыгу яки эшләү», - дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына 31 декабрьне ял көне дип тану турында закон проекты кертелгән. Моңа кадәр Россия Хезмәт министрлыгы 31 декабрь ничек ял көне булырга мөмкин икәнлеген аңлатты.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев