Туганайлар

Мәктәптә яшь укытучылар җитми - "Мәгариф"

Университетларда педагогик кадрлар әзерләү өчен шактый бюджет урыннар каралган

Россия мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның 23 % пенсия яшенә җиткән. Ә педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең нибары 30 % гына мәктәпне сайлый. Бу саннар бүген Белгород шәһәрендә узучы Россиякүләм авыл укытучыларының съезды барышында игълан ителде.

«Укытучылар коллективының өчтән бере лаеклы яшьтәге кешеләр. Бездә бүген 23 процент укытучы пенсия чиген узган һәм 19 проценты пенсия яшенә җитүчеләр, 5,9 проценты — 29 яшькә кадәрге укытучылар», — диде РФ Мәгариф министры Ольга Васильева.

Университетларда педагогик кадрлар әзерләү өчен шактый бюджет урыннар каралган. Кызганычка каршы, студентларның нибары яртысы гына соңгы курска кадәр укый. Мондыйларның да өчтән ике өлеше язмышын укытучы һөнәре белән бәйләми. 

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: