Мари Эл филармониясе һәм капелласы солистлары «Җиңү Көне» җырын туган телләрендә башкардылар
Идеал буе федераль округында 9 майга багышланган җыр марафоны башланып китте
Мари Эл Республикасы «Безнең Җиңү көне» дип аталган, Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрне бердәм коллективка берләштерүче, масштаблы халык акциясенә кушылды. «Җиңү көне» җырын Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясе, шулай ук А.И.Искәндәров исемендәге Мари дәүләт хор капелласының әйдәп баручы солистлары, «Марий кундем»халык уен кораллары оркестрына кушылып туган телдә башкардылар. Ролик үзизоляция режимын керткәнче язылган иде. Артистлар фон сыйфатында Марий Эл башкаласындагы Мәдәният һәм ял паркын, С.Г. Чавайн бульварын, Ленин исемендәге мәйданны, Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре батырларына Дан аллеясын, Кече Кокшага елгасы яр буен, Благовещение манарасы каршындагы мәйданчыкны сайлаганнар. “Җиңү көне " җырын мари телендә башкару тәкъдиме килгәч, ни өчен без аны милли телдә җырлаячакбыз дигән сорау да тумады. Безнең гади мари авылларында туган бабаларыбыз нәкъ менә үз туган телләрендә сөйләшеп, төрле республикалардагы кардәшләре белән бергә җиңү яулаган", - дип сөйләде капелла солисты Светлана Яндукова. Җиңү символына әверелгән җырның рус һәм мари телләрендә яздырылган видеосы телевидениедә һәм радиода трансляцияләнәчәк, шулай ук #ФлешмобНашДеньПобеды, #ПесниПобедыПФО, #НашДеньПобеды, хештеглары астында популяр социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев