Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Бариев: Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк

Парламентарий Төп законга кертелә торган нигезләмәләрне хуплый

 Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев фикеренчә, Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәк. «Төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч кимү белән, хокукый кырда үз урынын алсыннар өчен, төзәтмәләр буенча эшне төгәлләү зарур», - диде ул. Парламентарий Төп законга кертелә торган нигезләмәләрне хуплый. Коронавирус пандемиясе фонында аларга төзәтмәләр кертүгә килгәндә, ул вазгыятьне җентекләп тикшерергә кирәклеген дә әйтте. «Хокук белгечләре, җәмгыять боларның барысына да анализларга тиеш. Əлегә коронавируска бәйле вазгыять уңай якка үзгәрмәде, ул чәчәк ату чорын кичерә. Шуңа ашыкмаска кирәк», - диде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев