Депутат кайбер төзәтмәләр буенча үз фикерен белдерде
Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев актуальлеген билгеләп үтте.
«Суверенитетны, территориаль бөтенлекне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү – боларның барысы да Россия гражданнары өчен мөһим һәм кирәкле әйберләр. Аларның Конституциядә чагылыш табуы җәмгыять үсешендә безнең рухи принциплар һәм өстенлекләрне билгеләячәк», - дип искәртте ул.
"Конституциядә илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын беркетү территорияне тартып алу турындагы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә күп кенә проблемалардан коткарачак", - дип өстәде Бариев.
Нет комментариев