Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланып китте

Акция төрле төбәкләрдән булган башкаручыларны бер зур халык коллективына берләштерүгә юнәлдерелгән.

Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды. Ул халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Җыр марафоны төрле төбәкләрдән булган башкаручыларны бер зур халык коллективына берләштерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар танылган «Җиңү көне» җырын туган телләрендә башкарып, эстафетаны бер-берсенә тапшырачаклар. Һәр төбәк үз видеоязмасын әзерләргә тиеш, аннары алар бер гомуми видеога монтажланачак. Бу эш инде үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк башланды. Клипны интернеттан карый алачакбыз. «Җиңү көне» җыры очраклы гына сайланмаган. Аның өчен дә бу ел юбилей елы. Беренче тапкыр ул 45 ел элек җырланган булган. Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә. Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокша һәм эрзә телләрендә «Җиңү көне» җырын башкарды. Ə эстафета исә, акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды. «Җиңү көне» җыры очраклы гына сайланмаган, чөнки патриотик һәм рухи яктан аңардан да көчлерәк берләштерә алган әсәрне сайлап алу кыен. Өстәвенә, «Җиңү көне» җыры өчен дә бу ел юбилей елы. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган. Халык җыр марафоны бүген Мордовия Республикасында башланды. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә. Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмә вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокша һәм эрзә телләрендә «Җиңү көне» җырын башкарды. Ə эстафета акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды. Видеороликларны территорияләрнең төбәк каналларында күрсәтәчәкләр. Шулай ук аларны #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы буенча социаль челтәрләрдә, шулай ук Youtube-каналларда карарга мөмкин булачак. Радиостанцияләрдә яраткан җырының радиоверсиясен дә тыңларга мөмкин. Масштаблы патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев