Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота

Метрополитен станцияләре шул исәптән Арча зираты, Себер тракты һәм Казан-1 тимер юл вокзалы янында сафка басарга тиеш.

Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота. Татарстан башкаласы мэриясе сайтында урнаштырылган шәһәр электр транспортын урнаштыру картасында шундый мәгълүмат китерелә.

Аерым алганда, Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, Сахаров урамында («Мега» сәүдә үзәге янында), Константиновка бистәсе белән янәшәдәге Мамадыш трактында, Совет мәйданында, Арча зираты янында һәм Вишневский урамы ягыннан Миллениум күпере алдында төзү күздә тотыла.

Моннан тыш, метро станцияләре Себер трактында, XL сәүдә үзәге янында, Чуйков урамы һәм Әмирхан проспекты чатында, Восстание разъездында, Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә, Ирек мәйданында һ.б. урыннарда сафка басарга тиеш.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев