Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны икеләтә кыскартачак
Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорына керүче Мәскәү - Казан автомобиль юлы төзелешен раслады, дип хәбәр итә "Ведомости" газетасы.
Хөкүмәт Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасы төзеләчәк, дигән карар чыгарган. Мәскәүдән Владимирга кадәр булган яңа дүрт полосалы трассаны 2024 ел ахырына кадәр төзергә ниятлиләр.
Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны икеләтә кыскартачак - башкалага 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев