Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Грипптан вакцина ясат: Россиядә прививка ясау кампаниясе старт алды

Татарстанда гриппка каршы вакцинацияләү башланды.

Кичә, 4 сентябрь көнне Роспотребнадзор җитәкчесе, Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибы Анна Попова гриппка каршы Бөтенроссия прививка ясау кампаниясен ачты. Бу турыда бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Анна Патяшина хәбәр итте.

"Татарстан актив вакцинацияләү чорына әзер. Грипп иң авыр вируслы чирләрнең берсе булып кала. Ул бик зарарлы һәм тиз арада тарала торган авыру. Ел саен  бөтен дөньяда эпидемия чорында барлык кешеләрнең 10% әлеге чир белән авырый", - диде Анна Потяшина.

Быел Татарстанда 2 млн кешегә вакцина ясау күздә тотыла. Август ахырында Татарстанга гриппка каршы иммунитет булдыручы 258737 доза балалар, ә 613 563 доза олылар өчен Россиядә җитешетерелгән "Совигрипп" вакцинасы кертелгән. "Бу кирәкле күләмнең 43 % дигән сүз. Барлык вакциналар да 2018-2019 елның эпидемик чорында актуаль булачак вируслар штаммын тәшкиль итә - бу A(H1N1), A(H3N2 һәм В «Колорадо» вирус штаммнары", - дип сөйләде Анна Потяшина. Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен аерым концервантларсыз вакциналар да каралган.

Вакцинаны мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча беркетелгән поликлиникаларда бушлай ясатып була.

Прививканы ясатыргамы, юкмы - бу һәркемнең үз эше. Тик шулай да, "Ясатмыйм, теге елны ясаткан идем, барыбер чирләдем", дип фикер йөртүчеләр күпкә ялгыша. Исегездә тотыгыз, вакцина чирдән түгел, авырудан соң өзлегүдән (осложнение) саклап кала.

Вакцинация кампаниясе декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев