Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эшмәкәрләр аренда өчен түләүдән азат ителә яки аны кичектерә ала

Россия дәүләт милке белән идарә итү фонды кече һәм урта бизнес вәкилләренә коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятьтә ярдәм күрсәтә

Ташлама аренда өчен түләүне кичектерү яки түләүдән азат итү рәвешендә була ала.

Аренда түләвен апрель, май, июнь айлары өчен 2021 ел азагына кадәр кичектерергә мөмкин. Моның өчен аренда килешүе Россия милек агентлының территориаль идарәсе белән төзелгән булуы һәм эшмәкәрнең бердәм МСП реестрында теркәлгән булуы шарт.

Шушы айлар өчен түләүдән азат ителү өчен югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлергә һәм коронавирус пандемиясеннән зыян күргән өлкәләр исемлегендә булу кирәк. Әлеге исемлеккә авиа-автойөк ташу, спорт , туризм, мәдәният, күңел ачу, кунакханә, туклану өлкәсендә эшләүче оешмалар керә.

Гаризалар Росимущество сайтына кабул ителә һәм 7 көн дәвамында карала. Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән очракта, эшмәкәргә өстәмә килешү төзү турында җавап юллана. Шулай ук pomogimsp@rosim.ru адресы буенча да мәгьлүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев