Белгечләр якын арада бензин бәясе артмаячак дип саный

Бүгеннән «Татнефть» АЗСларында 95 һәм 92 маркалы бензинга бәяләр кими башлаган
Якын арада бензин бәясе артмас дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.
Аның сүзләренчә, 2018 елда ягулыкка бәяләр артканнан соң үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, быел бәяләр тотрыклы калган, кисәк арту юк.
«Октябрьдән башлап биржада бәяләр берникадәр кимү күзәтелә. Якын арада бензинга бәя артмаячак. Бүгеннән „Татнефть“ АЗС ларында 95нче маркалы бензинга бәя кими, кайбер АЗСларда 92 маркалы бензинга да 20-25 тиенгә кимиячәк. „Татнефть“ артыннан башка вертикаль интеграцияле компанияләр дә калышмас дип уйлыйм», — диде Роберт Гыйләҗиев.
Ул күптән түгел «Лукойл» ширкәтенең кышкы дизель ягулыгын арттыру турында мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Без аларга кышкы дизель ягулыгына бәяләрне арттырмаска киңәш иттек. Бәяләр арту инфляция чикләрендә булырга тиеш. Россия Хөкүмәте ягулыкка бәя арту белән бәйле вазгыятькә юл куймас дип ышанабыз», — диде идарә башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, республикада бәяләр артуы инфляция дәрәҗәсеннән кимрәк булган.”2019 елның 19 июненнән республиканың күпчелек АЗСларында бәяләр үзгәрешсез кала. Кышкы ДТ ягулыгы өчен генә бәя 46 сум 50 тиен дип билгеләнгән», — диде.
Чыганак: Татар-информ
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 14:00“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Эльза Гордеева Эльзага 19 яшь, Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылыннан7502
-
3 июль 2022 - 10:00“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Эльвина Самойлова Эльвинага 18 яшь, Түбән Кама шәһәреннән4800
-
3 июль 2022 - 09:27Балалар уеннарында куллану өчен этник санамышлар Балалар бигрәк дә уен-көлке, юморга тартымрак санамышларны яраталар һәм еш кына аларны күңел күтәрү өчен генә дә сөйләп йөриләр3700
-
3 июль 2022 - 08:32Питрау – җәй яме. Бәйрәм алды әзерлекләре Июль керәшеннәр өчен төрле йола һәм гадәтләргә бай булган бәйрәмнәр ае5900
-
3 июль 2022 - 08:28Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз һәм җылы булачагын вәгъдә итә Быел җәйге челлә көттереп кенә килә5500
-
3 июль 2022 - 08:01Яшелчәләргә тозлы су сибегез Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк5700
-
3 июль 2022 - 07:24Бакчачылык ширкәтләренә субсидия бирелә Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә электр линияләре ремонтлана башлаячак5200
-
3 июль 2022 - 07:00Исегездә тотыгыз: йортта куллану өчен файдалы киңәшләр Бүлмәдә хуш ис килсен дисәгез, сүнгән электр лампочкасына берничә тамчы исле май тамызыгыз һәм аннан соң гына утны кабызыгыз3100
-
2 июль 2022 - 14:00“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Татьяна Ефимова Татьянага 26 яшь, Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан15001
-
2 июль 2022 - 10:00“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: София Комиссарова Софияга 21 яшь, Яр Чаллы шәһәреннән13003
-
2 июль 2022 - 09:20Питрәч “Тала”сы җыры Бу җырны керәшеннәрдә “Чүпләмле” биюен башкарганда җырлыйлар10000
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
30 июнь 2022 - 09:55Якутия керәшен җыруларын да ишеттеСаха Якутиядәге Татарстан Республикасы көннәрендә җырчы Татьяна Ефремова да катнашты23900
-
30 июнь 2022 - 13:43В редакцию газеты «Туганайлар» на постоянную работу требуются корреспондент и редактор сайта Обязанности журналистов - подготовка информационных материалов в различных жанрах (новости, интервью, статьи, репортажи, фоторепортажи, видеорепортажи для газеты и сайта)82700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.71700
-
30 июнь 2022 - 10:00“Кряшен чибяре – 2022” финалисты: Лидия Михайлова Лидиягә 21 яшь, Кукмара районының Югары Чура авылыннан45106
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика