Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

31 декабрь көнне ял итәрбезме?

31 декабрь эш көне эшләми торган көн була ала

Быел 31 декабрь сишәмбегә туры килә, димәк, эш көне булып санала. Әмма эш бирүче бу көнне өстәмә ял бирә ала. Шул турыда Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец искәртте. Бу хакта ТАССка сылтама ясап, "Татар-информ" хәбәр итә.

«Өстәмә ял көне тәкъдим ителсә, 31 декабрь эш көне эшләми торган көн була ала. Әмма бу кайбер шартларны үтәгәндә генә мөмкин», - диде ул.

Эш шунда ки, өстәмә ял көнен бирү, кагыйдә буларак, эш вакыты нормасы кыскаруына китерә. Ә бу исә хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин. Хәер, эш бирүче бу ял көнен түләү турында карар кабул итә ала.

31 декабрьдә ял көне хезмәткәргә отпуск ялыннан көн итеп, шул исәптән үз хисабына да бирелергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр хезмәткәргә отгул тиеш икән, ул аны нәкъ менә шушы көнне алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев