Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Зыяны да бар икән

Кайбер авырулар булганда сак булырга кирәк.

Карабодай боткасы кемнәргәдер зыян да китерергә мөмкин икән. Бу хакта нутрициолог Елена Мановская белдерә.

Ул карабодай боткасының барыбер дә файдалы ризык булуын ассызыклый. Анда калий, магний, бакыр, бор, цинк күп, алар организмда гормоннарны җайга салуны тәэмин итә һәм терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегенә йогынты ясый, дип яза “АиФ”.

"Карабодай ярмасында безнең организмда күзәнәкләр төзү өчен җаваплы файдалы аксым бар. Сүз уңаенда, шул исәптән иммун системасы өчен, димәк, карабодай ярмасы куллану салкын тию сезонында вируслардан һәм бактерияләрдән сакланырга ярдәм итә”, — дип белдерә Мановская.

Ләкин карабодай боткасын чиксез күләмдә ашарга ярамаганын аңлау мөһим. Чөнки карабодай ярмасында катлаулы углеводлар күп, алар ашказаны-эчәк трактына авырлык китерә. Шулай ук бөер һәм бәвел куыгы системасы проблемалары булган кешеләргә карабодай боткасы күп ашарга ярамый.

Суда гына пешерелгән карабодай ярмасының, аңа майда кыздырылган яшелчәләр яки ит кушмасаң, диетик ризык булуын да исәпкә алырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев