Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Зәңгәр мәтрүшкә җыеп калыгыз

Күпьеллык үсемлек, биеклеге 30-80 см, июль-август айларында чәчәк ата.

Мәтрүшкә корырак җирдә, урман читендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә.

Кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, чормада яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда - бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.

Мәтрүшкәнең файдасы ифрат зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер мазьлар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметика өлкәсендә дә файдаланалар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев