Йолдызнамә: 2020 ел Чаяннар өчен чая булачак
Төрледән-төрле ни төрле

Йолдызнамә: 2020 ел Чаяннар өчен чая булачак

Сынаулар елын үзенә хас булган җиңеллек белән хәл итәчәк.

Тырышып эшләүнең һәм күңел ныклыгын  саклауның нәтиҗәсе ел азагында шатлык китерәчәк. Әгәр дә бераз көч түгә икән,   үз табышын арттыра алачак.  Бу елның төп каршылыгы –  эшмәкәрлектәге көндәшлек һәм хезмәттәшләре белән бәхәс. Ул проблемаларны хәл итү өчен вакыт һәм көч табарга туры киләчәк.  Алҗуның һәм күңел төшүнең сәламәтлеккә  дә тәэсире булырга мөмкин, шунлыктан юк-барга көч әрәм итмәскә, вакытында ял итәргә, тиешенчә тукланырга кирәк.  

Мәхәббәт мәсьәләсендә исә күңел ашкынуларын – кәеф төшүләр, дәрт тулы көннәрне  үзара кычкырышулар алыштырачак. Гаиләле Чаяннарны бу яңа ел  мөнәсәбәтләр ныклыгына тикшерәчәк. Ә ялгызлар я үзләренең бердәнберләрен табачаклар, яки  тагын алданачаклар.  

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.


Нет комментариев