Йолдызлык билгесе буенча иң яхшы ир кем?
Төрледән-төрле ни төрле

Йолдызлык билгесе буенча иң яхшы ир кем?

Йолдызлыгына карап ир сайлап була икән

Үгезбозау - иң ышанычлы ир. Ныклы гаилә төзергә тели. Тыныч, сабыр, талаш чыгарырга яратмый, беркайчан да сатмый, хыянәт итми.

Кәҗәмөгез - иң җаваплы ир. Барысына да җитди карый. Өйләнергә ашыкмый, өйләнсә - мәңгегә бергә булырга тели. 

Үлчәү - мондый ир янында һәр хатын үзен патшабикә итеп хис итә. Романтика, матур бүләкләр ярата. Бернәрсәгә дә каршы килми.

Арыслан - иң юмарт ир. Үзен-үзе бик ярата торган кеше булса да, сөйгәне янында аннан да яхшы кеше юк.

"Челнинские известия" сайты шундый ирләрне яхшылар исемлегенә керткән.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/


Нет комментариев