Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Виктория җиләге өчен берничә татлы рецепт

Бакчаларда җиләкләр пешә

Бакчаларда җиләк-җимешләр пешеп яткан матур вакытларның берсе. Иң беренче булып бакчада виктория җиләге өлгерә. Бу татлы җиләкләрдән кемдер төрле кайнатмалар ясый, кемдер компот яба, кемдер савытларга тутырып суыткычка гына тыгып куя. Ә сез виктория җиләгеннән нәрсәләр ясыйсыз? Бездән сезгә берничә татлы рецепт.

“Пятиминутка”

     Җиләкне никадәр азрак кайнатсаң – файдалы витаминнары шулкадәр күбрәк калганын истә тотып түбәндәгечә эшлибез.

  Җиләк – 1 кг;

Шикәр комы – 1 кг.

     Җиләкне чүпләреннән чистартканнан соң,  шикәр комы белән чиратлаштырып  салып,  өстенә чиста тастымал ябып,  бер тәүлеккә караңгы урынга куябыз. Һәр сәгать саен сак кына болгаткалап алабыз. Шикәре  эреп беткәч җиләкне кайнарга куябыз, кайнап чыккач 5-10  минут пешерәбез.   Алдан әзерләнгән стериль банкаларга тутырып куябыз.

 Виктория җиләгеннән пирог

Йомырка — 2 шт;

Шикәр комы — 0,75 стакан;

Сыер мае — 50 гр.;

Он — 0,75 стакан;

Җиләк (виктория) — 250 гр.

 Йомырка, шикәр, йомшартлыган сыер маен бергә болгатырга, бер төрле массага китергәнче күпертергә. Пешерү формасына махсус кәгазь җәергә кирәк. Формага беренче җиләк салына. Аның өстенә әзерләнгән сыек камыр җәелә. Пирог 190 градуска кадәр җылытылган духовкага 30 минутка куела. Аның әзерлеген зубочистка белән тикшерергә була. Пешеп чыккач, пирогка бераз суынырга вакыт бирергә кирәк. Пирог өстенә шикәр пудрасы чәчергә була.


Викториядән компот


3 литр җиләк компоты өчен:

Җиләк - 1-1,5 ст җиләк;

Шикәр комы - 1 стакан;

Ванилин - 5 гр. ванилин;

Су - 2,5 - 3 л.

Җиләкләрне юып, чистартырга, киптерергә куярга. Стерильләнгән банкага җиләк, шикәр комы салырга. Шуңа кайнаган су салырга һәм капкач белән ябарга.

15 минуттан банкадагы суны кастрюльгә бушатырга. Шул суны кайнатырга куярга, ванилин салырга һәм биш минут кайнатырга. Килеп чыккан сиропны
кабаттан җиләкләр салынган банкага салырга, капкач белән ябарга һәм покрывал белән капларга. Суынгач, кояш нурлары төшми торган салкын урынга куярга.

Җиләкнең согын лосьон итеп бит тиресен чистарту: таплардан, сипкелләрдән, бетчәләрдән арыну өчен, җыерчыкларга каршы да файдаланалар.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев