Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

“Туганайлар” кызларыннан җиңел әзерләнә торт рецепты

Бәйрәм көнендә артык мәшәкатьләнми генә, торт пешереп, гаиләгезне сыйлый аласыз.


Камыры өчен: 6 йомырка сарысы, 100 грамм шикәр, 1 стакан сөт, 80 грамм сыер мае, 1 аш кашыгы каймак, 150 грамм он, 1 чәй кашыгы күперткеч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы какао.

Өсте: 6 йомырка агы, 200 грамм шикәр комы.
Йомырка сарысын шикәр комы белән күпертергә. Сыер мае, сөт, каймак салып тагын болгатырга. Онга күперткеч кушып, әз-әзләп салып болгатырга. Пергамент кәгазе җәелгән табага салып, алдан җылытылган 180 градуслы духовкада 35 минут пешерергә.

Бисквит пешкән арада, йомырка агына шикәр салып, миксер белән 15 минут чамасы күпертергә. Бисквит пешкәннән соң духовкадан алып, өстенә күперткән йомырка агын салырга һәм тагын 10-15 минут 180 градуслы духовкада пешереп алырга. Суынгач өстенә какао сибеп җибәрергә.

Чәегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев